Синоптиклар Татарстанда һава шартларының бозылуы хакында кисәтте
Иртәгә, 1 майда, көндез һәм кич Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.