Казанда метро төзү кысаларында Фучик урамындагы парковка җәй ахырына кадәр ябылачак
Казанның Юлиус Фучик урамында урнашкан парковка вакытлыча ябылачак. Бу метроның икенче линиясен төзү кысаларында җылылык үткәргеч трасса салу белән бәйле.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, чикләү 64нче йорт янында 3 майдан 25 августка кадәр гамәлдә булачак.