Казанның Совет районында базар янында чүп-чарга ут капкан
Бүген 112 бердәм номерына Казанның «Алтын-Т» сәүдә комплексы янында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр Халитов – Журналистлар урамнары чатында ачык мәйданчыкта чүп-чарга ут кабуын ачыклаган. Утның күршедәге корылмаларга күчү куркынычы булмаган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тиздән янгынны тулысынча сүндергән.