Азнакайда Коръән укучылар арасында «Әсләм» республика бәйгесе узды
29 апрельдә, шәүвәл аеның 9нчы көнендә, Татарстанның Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында алтынчы тапкыр Коръән укучылар арасында «Әсләм» республика бәйгесе узды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгене Татарстан мөфтияте, Көньяк-көнчыгыш төбәк казыяты, Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте, Шакировлар гаиләсе оештырды. Аның төп максатларыннан берсе иң яхшы Коръәнхафизны ачыклау, Коръәнне яттан белүне популярлаштырудан гыйбарәт иде.
Алдагы еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр дүрт номинациядә ачыкланды:
– Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү;
– Коръәннең соңгы сигез җүзен яттан белү;
– Коръәнне тулысынча яттан белү (хифз);
– Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән мүсхәфтән уку (тиләвәт). Соңгы номинациядә Коръәнне татар мәкаме белән укыган өчен өстәмә баллар каралган иде.
Бәйгедә Казан, Түбән Кама, Чистай, Ульяновск шәһәрләреннән, Кукмара, Мөслим, Балтач, Ютазы, Әгерҗе, Биектау, Лениногорск, Бөгелмә, Лаеш, Тукай районнарыннан килгән 50дән артык кеше катнашты. Аларның белемнәрен КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръәнхафизлар үзәге җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Бәйгедә җиңүчеләргә – кыйммәтле призлар, ә барлык катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
Бәйге нәтиҗәләре:
2 җүз номинациясендә:
1 урын - Әзһәм Вәлиев;
2 урын - Раил Хәбибуллов;
3 урын - Исмаил Алимов.
8 җүз номинациясендә:
1 урын - Тимур Алашеев;
2 урын - Ислам Илнуров;
3 урын - Сөләйман Бикмаев.
Тиләвә номинациясендә:
1 урын - Хәлил Хәйбрахманов;
2 урын - Илназ Хаҗиев;
3 урын - Мөхәммәт Шәрипов.
Хифз номинациясендә:
1 урын - Мирзомурод Кәримов;
2 урын – Мөхәммәд Сангаков;
3 урын - Усмон Сатторов.
Тамашачы күңелен яулаган иң яшь катнашучы - Дамир Алашеев.
Җиңүгә омтылыш күрсәткән өчен - Хәким Газизуллин.