Татарстанда язгы культуралар 60 процент мәйданда чәчелгән
Бүгенге көндә Татарстанда язгы культураларны чәчү планы 60 процентка үтәлгән – алар 1 миллион 112 мең гектарда (фаразланган күләм – 1,8 миллион гектар) чәчелгән. Шуның 70 процентын – язгы бөртекле культуралар, 81 процентын – шикәр чөгендере, 55 процентын – рапс, 51 процентын көнбагыш тәшкил итә. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Докладчы сүзләренчә, узган ункөнлектәге уңай һава торышы «кыр эшләрен тәүлегенә 94 мең гектарда башкарырга мөмкинлек биргән».
Идел алды зонасында Тәтеш (язгы культуралар 86 процент мәйданда чәчелгән), Буа (74 процент) һәм Югары Ослан (51 процент) районнарында чәчү темплары яхшы. Көнбатыш Кама аръягында Аксубай һәм Нурлат районнарында чәчү эшләре – 71, Чистай һәм Әлки районнарында 50 процентка башкарылган.
Көнчыгыш Кама аръягында – Зәй (85 процент), Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында Мөслим (73 процент) районнары әйдәп бара. Кама алды зонасында, географик яктан урнашуына бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чәчүгә соңрак кереште. Анда Алабуга районы (74 процент) беренче урында бара.