Үзбәкстанда ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча референдум уза
Бүген Үзбәкстанда ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча референдум башланды. Сайлау участоклары җирле вакыт белән иртәнге 8дә (Мәскәү вакыты буенча 06.00 сәгатьтә) ачылды.
Төп закон тексты 65 процентка үзгәрер дип көтелә. Ил Президенты Шәүкәт Мирзияев 2021 елның ноябрендә, үз инаугурациясе вакытында реформаның кирәклеге турында белдергән иде. Ул илдә яшәүчеләрнең шундый мөрәҗәгатьләр белән чыгуын билгеләп үтте һәм Конституциянең 30 еллыгы уңаеннан төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Әмма документны кабул итү 2022 елның декабреннән бүгенге көнгә күчерелде һәм ул референдум рәвешендә уза.
Элегрәк Төп законда маддәләр саны 128дән 155кә кадәр артачагы хакында хәбәр ителгән иде. Үзгәрешләр нигезендә, Үзбәкстан социаль дәүләт дип игълан ителә, илнең үз гражданнары алдындагы социаль йөкләмә нормалары өч тапкыр арта. Аерым алганда, биредә мохтаҗларны торак белән тәэмин итү, хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру хакында сүз бара. Конституциядә «дәүләт – җәмгыять - кеше» принцибы «кеше – җәмгыять - дәүләт» дип үзгәртелә. Шул рәвешле, республика Хөкүмәте теләге буенча, кеше мәнфәгатьләре беренче планга чыгарга тиеш. Моннан тыш, сенаторлар саны да 100дән 65кә кадәр кимиячәк.
Референдумда күпсанлы чит ил күзәтүчеләре һәм журналистлары (алар арасында «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе дә бар) катнаша.
Татарстанның Югары Ослан районы Шылаңгы авылында күчмә сайлау участогы оештырылу хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Анда М12 трассасын төзүчеләр (алар – Үзбәкстан гражданнары) үз илләре Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча референдумда катнашты.