Зәй эзтабарлары Сталинград сугышында һәлак булган 14 хәрбинең җәсадын тапкан
Бүгенге көндә Зәйдән 28 кеше Волгоград өлкәсендә эзләнү экспедициясендә катнаша. Казу эшләренең беренче дүрт көнендә үк Зәй эзтабарлары Сталинград янындагы сугышларда һәлак булган 14 хәрбинең җәсадын тапкан.
Кызганычка, аларның шәхесләрен билгеләү мөмкин булмаган. Шулай ук отряд әгъзалары күпме еллар дымлы җирдә яткан башка күп әйберләр - каска, сапоги, граната, мылтык һәм пистолет, танк снаряды, противогазлар тапкан. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Зәйгә кайткач эзтабарлар үз экспедицияләренең нәтиҗәләре турында җентекләбрәк сөйләячәк.
Экспедиция «Тарихка кагыл, хәтерне сакла!» проекты кысаларында уза.