Әлмәттә триатлон уздыру көне билгеле
Әлмәттә триатлон ярышлары 10 июньдә уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» район башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Стартта катнашучыларны күлдә йөзү, рекреацион зонада велосипед һәм йөгерү этаплары көтә.
Ярышлар кысаларында Sprint һәм Sprint Relay форматы ачык. Sprint теләсә кайсы триатлон сөючегә, Sprint Relay өч кешелек катнашучылар төркеменә туры килә. Ә иң яшь катнашучыларның Timerkids йөгерешендә 300 метр, 600 метр һәм 1 км дистанциягә йөгерү мөмкинлеге бар.
Триатлон буенча чараларда катнашу өчен Россиянең триатлон федерациясе лицензиясе таләп ителә.