2022 елда Русиядә ябык узган мәхкәмә утырышлары саны икеләтә арткан
2022 елда 25 587 эшне тыңлаучыларсыз һәм медиа вәкилләреннән башка караганнар. Шул рәвешле, 2018 ел белән чагыштырганда, ябык тәртиптә узган утырышлар саны ике тапкырга арткан, ул чакта мондый 13 172 карар чыгарылган булган.