Русиядә беренче май чаралары үтте, тоткарланучылар бар
![Русиядә беренче май чаралары үтте, тоткарланучылар бар](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-baf8-08db4a2e0299_cx0_cy9_cw0_w800_h450.jpg)
Аерым алганда, Казанда "Дөньяга – тынычлык, сугыш булмасын, сәяси тоткыннарга азатлык" дигән плакат белән чыккан Наил Мөхәммәтшинны да тоткарлап полициягә алып киттеләр. Соңрак аны Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзеп, иреккә чыгарганнар дип хәбәр ителде.