«Татар-информ»да «Шәп блогер» проекты турында сөйләшәчәкләр
3 майда 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Шәп блогер» проектына багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин, «Ялкын» журналы медиапроектлары продюсеры Рәмзия Галимова, «Шәп блогер» проектының куратор-блогерлары катнашачак.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырыла. Сорауларны онлайн-видеога комментарий яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru