Чаллыда югалган кешеләрне квадрокоптер белән эзләячәкләр
Чаллыда югалган кешеләрне квадрокоптерлар белән эзләячәкләр. Волонтёрларга кыйммәтле бүләкне балаларга ярдәм күрсәтү Россия илкүләм үзәге җитәкчелеге тапшырды.
Татарстанның «Орел» отряды волонтерлары Мәскәүдә үткән Xll Халыкара имин интернет форумында катнашты. Әлеге отряд югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм күрсәтү Россия милли үзәгенә карый. Чарада волонтерларга идарә итә торган очкыч - квадракоптер тапшырдылар.
«Хәзер югалган кешеләрне эзләүне тизрәк, нәтиҗәлерәк башкара алачакбыз», - дип сөенечен уртаклашты «Орел» отряды җитәкчесе Альбина Сәгыйрова. Волонтерлар җиһазны сынап та караган.