Татарстанда Муниципаль берәмлекләр мәдәнияте көннәре уза
Татарстанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Муниципаль берәмлекләр мәдәнияте көннәре бара. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
Һәр муниципаль район зур концерт программасы, осталар һәм эшмәкәрләр эшләреннән торган күргәзмәләр һәм ярминкә әзерли, балалар һәм олылар өчен мастер-класслар үткәрә, уникаль туристик маршрутлар тәкъдим итә, милли ризыклар белән сыйлый.
Мәдәният көннәре 31 мартта башланды, үз программаларын Лениногорск, Нурлат, Сарман, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Алексеевск районнары тәкъдим итте.
5 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Арча муниципаль районы чарада катнашучылар һәм экспертларга район территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм милли колоритын тәкъдим итәчәк.
6 май көнне «Әкият» балалар үзәгендә Чирмешән муниципаль районы мәдәни программасы көтелә. Кунакларга муниципаль районның җирле мәдәнияте күрсәтеләчәк.
Чарага килергә теләүчеләргә алдан теркәлергә кирәк, керү түләүсез. Чаралар графигы кушымтада күрсәтелгән.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе Татарстан муниципаль берәмлекләренең мәдәни потенциалын төбәк дәрәҗәсендә күрсәтүгә, мәдәни үсешенә һәм тарихи-мәдәни мирасын саклауга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.