Казаннан Таулы Алтай һәм Красноярскига даими авиарейслар җибәрелде
Казаннан Таулы Алтай һәм Красноярскига даими авиарейслар җибәрелде. Очышлар дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Казаннан Таулы Алтайга очыш 00:45 сәгатькә планлаштырылган, 8:10 сәгатьтә төшәр дип көтелә. Кире рейс 9:15 кә билгеләнгән, ТР башкаласына авиалайнер 8:50 дә очачак.
Казаннан Красноярскига авиарейслар 21:35 сәгатьтә башкарылачак, 5:25 сәгатькә барып җитәчәкләр. Кире юнәлештә самолет 6:20 сәгатьтә китәчәк һәм билгеләнгән пунктка 6:25 сәгатьтә төшәчәк.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Алтай Республикасында һәм Красноярск краенда ул Мәскәүнекеннән 4 сәгатькә алдарак бара.
Очышларны Nordwind Airlines авиакомпаниясе башкарачак. Аларда 189 пассажир сыйдырышлы Boeing 737-800 авиалайнерлары эшли.