Уфада «Китап бәйрәме» ярминкәсе алдыннан китап трамвае хәрәкәт итә башлаган
Уфада 2 майдан «Китап бәйрәме» халыкара китап ярминкәсе стилендә бизәлгән китап трамвае йөри. «Башинформ» шул турыда яза.
«5 нче маршрут трамвае «Пушкин» тукталышыннан «Госцирк» тукталышына кадәр бара. Ул матур итеп бизәлгән генә түгел, аның китап киштәсе дә бар. Пассажирларга юлда китап укырга, шулай ук әсәрләрнең аудиоязмаларын тыңларга тәкъдим ителәчәк», – дип аңлатма бирде Башкортстан Республикасының мәдәният министры Әминә Шәфикова Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында.
Китап трамвае «Китап бәйрәме» ярминкәсе кысаларында гына түгел, даими йөриячәк.
Исегезгә төшерәбез, «Китап бәйрәме» беренче халыкара китап ярминкәсе 26-28 май көннәрендә Уфада Совет мәйданында узачак. Алга таба чара ел саен үткәреләчәк. Китап ярминкәсенә Россиянең танылган язучылары, мәдәният эшлеклеләре һәм медиа танылган шәхесләре киләчәк, алар укуларда катнашачак һәм үз укучылары һәм җанатарлары белән аралашачак.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә китап ярминкәсе сайты аша Россия төбәкләре һәм БДБ илләре вәкилләреннән 73 гариза килгән. Гариза бирү кампаниясе 15 майга кадәр дәвам итәчәк.