Казанда автомобильгә пневматик коралдан аткан ир-атны тоткарлаганнар
Бүген Казанның Себер трактында билгесез ир-атның автомобильләргә пистолеттан атуы турында хәбәр чыкты.
«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре урынга килгән һәм «Лада Приора» йөртүчесенең исерек булуын һәм пневматик пистолеттан Volkswagen автомобиленә атуын ачыклаган.
Полиция хезмәткәрләре 34 яшьлек ир-атны тоткарлаган һәм полиция бүлегенә китергән. Аңа карата вак хулиганлык һәм автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен административ беркетмә төзегәннәр.