Песков пилотсыз очкычларның Кремльгә һөҗүменә Путинның реакциясе хакында сөйләде
Президент Владимир Путин катлаулы хәлләрдә дә һәрвакыт тыныч булып кала, пилотсыз очкычларның Кремльгә һөҗүмен дә ул шулай кабул итте. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Беләсезме, Президент катлаулы, экстремаль хәлләрдә һәрвакыт тыныч булып кала, биргән бәяләре һәм командаларында төгәллекне саклый», - дип белдерде Песков.
Аның сүзләренчә, Кремльдәге вазгыять гадәти булып кала – «барысы да үз урынында».
Кичә Кремльнең матбугат хезмәтендә Киев режимының ике пилотсыз очкыч белән Россия Президенты резиденциясенә һөҗүм итәргә тырышуы хакында хәбәр иткәннәр иде. Песков Киев боларның барысын да Вашингтон күрсәтмәсе белән эшләвен искәртте.