Чиләбедә балалар татар милли бизәкләре төшерелгән тәлинкә ясады
Чиләбе шәһәрендә «Татар кызы. Нәни энҗеләр» һәм «Татар егете. Нәни батырлар» милли бәйгесендә катнашучы балалар өчен остаханә булды. Балалар татар халкының милли бизәкләре төшерелгән тәлинкә ясады.
Осталар балаларга балчыкның үзлекләре, аның белән эшләүнең төп алымнары, балчык буяулары турында кызыклы нәрсәләр сөйләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Закон чыгару җыены депутаты, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесниковага балчыктан савытлар ясау эше буенча мастер-класс үткәрү мөмкинлеге һәм идея өчен рәхмәт белдерәбез», диелгән хәбәрдә.