Татарстанда көчле җил һәм +25 градуска кадәр җылылык көтелә
Иртәгә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез +20..+25 кадәр җылыта.