Дәүләт Советы геройларның портретлары белән видеоролик яздырып, «Үлемсез полк»ка кушылды
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Үлемсез полк» акциясенә кушылды. Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаган геройларны искә алу өчен, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары белән видеороликны парламент бинасында мәгълүмат таблоларына һәм социаль челтәрләргә урнаштырганнар.
«Депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре ел саен «Үлемсез полк» йөрешендә актив катнаша. Быел алар видеоролик яздыру Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының 67 фотопортретын җыйды. Барыгызга да акциягә кушылырга тәкъдим итәбез», диелгән парламентның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Видеороликны Татарстан Дәүләт Советы сайтының видеорепортажлар бүлегендә, шулай ук «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге сәхифәләрдә һәм Телеграм-каналда карарга мөмкин.
Быел «Үлемсез полк» акциясе йөреш рәвешендә үткәрелми, әмма ул башка форматларда уза. Мисал өчен, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарның фотоларын автомобильгә, киемгә куярга, шулай ук аларның батырлыгы турында социаль челтәрләрдә сөйләргә мөмкин.