Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы елларында республиканың роле турында искәртте - видео
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсенә «Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы ачылышына һәм якынлашып килүче Җиңү көненә багышланган ролик куйды.
Видео Бөек Ватан сугышында республиканың роле, аның халкының хезмәт һәм хәрби батырлыклары турында искә төшерә.
«Без яу кырларында булганнарны гына түгел, ә тылда фидакарь хезмәте белән Бөек Җиңүне якынайтучыларны да һәрвакыт истә тотабыз һәм онытмаячакбыз. Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналына куйган ролик янына.