Чаллының 4нче микрорайонында ветераннар өчен зур бәйрәм оештырдылар
Чаллының 4нче микрорайонында «Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарәсе якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан ветераннар өчен зур бәйрәм оештырды. Комплекста яшәүчеләрнең һәммәсе чакырулы иде. Аеруча игътибар үзәгендә сугыш һәм тыл ветераннары булды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар концерт куйды. Әлеге чарада Георгий тасмалары да тараттылар.