Питрәч редакциясе фотокорреспонденты республика конкурсы эшләренә бәя бирүдә катнашты
Питрәч редакциясенең фотокорреспонденты Илшат Гайсаров «Безнең профсоюз» республика конкурсының жюри әгъзасы булды. Бу хакта «Алга» газетасының сайтында хәбәр ителә.
«Бөтен республика буенча 92 гариза килде. Эшләр «Шәхес портреты», «Эш көннәре», «Стоп-кадр», «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясе буенча билгеләнде», - дип сөйләде Илшат Гайсаров.
Конкурсның максаты - һәвәскәр фотолар аша җәмгыятьне профсоюз эшчәнлеге белән таныштыру, җәмәгатьчелек фикерендә профсоюз имиджын арттыру, иҗади хезмәт һәм һөнәргә хөрмәтле мөнәсәбәтне саклау.
Иң яхшы эшләрнең җиңүчеләре 12 майда билгеле булачак.