Роскадастр Бөек Ватан сугышы ветераннарына каралган ташламалар турында искәртә
Җиңү көне алдыннан Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча филиалы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларының ташламалы затлар категориясенә керүен һәм аларның яшәгән урыннарында күчмә кабул итү хезмәте, шул исәптән, ЕГРН белешмәләрен дә кертеп, курьерлык хезмәтеннән түләүсез файдалана алуын искәртте.
«Безнең бурыч – Бөек Ватан сугышы ветераннарына, офисларга шәхсән бармыйча гына, гаризалар һәм запрослар бирү процедурасын мөмкин кадәр гадиләштерү», – дип белдерде Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры урынбасары Илзидә Казакова.
Ул әйтеп узганча, ташламага хокукы булган категорияләр күчмә хезмәт күрсәтү кысаларында кадастр учетына һәм күчемсез милек хокукын теркәүгә бушлай гариза бирә ала, шулай ук ЕГРН мәгълүматлары сорап, гариза рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта Салым кодексы нигезендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булачак.