Чаллыда күршесен самокат белән кыйнаган ир-атка карата җинаять эше кузгатканнар
Бүген Чаллы Шәһәр советында депутатларның берсе автошәһәрдә булган хәл турында сөйләде. Депутат сүзләренчә, Чаллының 28нче комплексында ир-атны мартта ук кыйнаганнар, әмма полиция хезмәткәрләре җинаять эше кузгатудан баш тарткан.
«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 23 мартта ир-ат күршесендә яшәүче гаилә белән талашкан. Низаг вакытында гаилә башлыгы аңа самокат белән суккан. Аннары ир-атның хәле начарланган һәм аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр.
Берникадәр вакыттан соң ул полициягә гариза язган. Ир-атка суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
«Тикшерү нәтиҗәсеннән башка җинаять эше кузгату яки баш тарту турында карар кабул ителми», - диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.
Бүген экспертиза нәтиҗәләре билгеле булды. Медиклар кыйнау фактын раслаган һәм нәтиҗә чыгарган. Бүген аны полиция хезмәткәрләре алган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең матубгат хезмәтендә сөйләүләренчә, кыйнаучыга карата «Алдан уйлап сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.