Иминлек хезмәте теракт турында ялган хәбәр өчен 10 елга кадәр колония янавын искәртә
Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе терроризм турында ялган хәбәрләр өчен җинаять җаваплылыгы турында искә төшерә.
Соңгы вакытта республикада электрон почта аша зур сәүдә-күңел ачу үзәкләре, аэропорт, мәктәп һәм суд органнары биналарында әзерләнә торган терактлар турында шалтыратулар һәм хәбәрләр ешайды.
Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе чираттагы тапкыр терроризм акты турындагы ялган хәбәрләр өчен җинаять җаваплылыгы каралган дип искә төшерә. Җинаятьчеләргә 200 меңнән 2 миллион сумга кадәр штраф яный. Шулай ук, китергән зыянга карап, өчтән ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.