Чаллыда укучы кыз мәктәпкә пистолет белән килгәннән соң тикшерү башланды
Чаллы полициясенә 6 сыйныфта укучы кызның мәктәпкә пистолетка охшаш әйбер алып килүе турында мәгълүмат килде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Полиция кызның мәктәпкә пневматик пистолет алып килүен ачыклаган. Зыян күрүчеләр юк», - дип сөйләделәр полициядә.
Хәзер полиция бу факт буенча тикшерү алып бара, ә укучы кыз һәм аның законлы вәкиле белән Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар эшли.