Түбән Кама мэры Ветераннар советы активы белән очрашты
9 Май бәйрәме алдыннан Түбән Кама мэры Рамил Муллин Ветераннар советы активы белән очрашты. Бүген Советлар йортында традицион очрашу узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Рамил Муллин ветераннар советы активын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады һәм төп бурыч булып, буыннар дәвамлылыгы икәнен билгеләп үтте: «Безгә үз илебезне яратачак, аңа хезмәт итәчәк, аның яшәве өчен барысын да эшләячәк лаеклы киләчәк буын тәрбияләү мөһим. Бүген безнең яшьләрне тәрбияләүдә өлкән буынның роле зур».
Шәһәр мэры һәм ветераннар бүгенге көндә өлкән буынны борчыган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Бүгенге көндә Түбән Камада һәм районда 80 меңгә якын пенсионер яши, шуларның 22се генә Бөек Ватан сугышы ветераны.
Ветераннар советының эше турында аның рәисе Григорий Китанов сөйләде. Ул бүген оешманың гомумшәһәр һәм район чараларында актив катнашуын әйтте. «Без җаваплылыкны үз өстебезгә алдык һәм авылларда булган барлык һәйкәлләрне карап чыктык. 41 һәйкәл безнең геройларга багышланган. Мемориаллар яхшы хәлдә, әмма Җиңүнең 80 еллыгына кайберләрен капиталь ремонтларга кирәк булачак», – диде ул.
Рамил Муллин ветераннарга актив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм очрашуда яңгыраган барлык сораулар һәм тәкъдимнәр контрольгә алыначагын хәбәр итте. Шулай ук 2025 елда бөтен ил билгеләп үтәчәк Җиңүнең 80 еллыгына «Сугышчан дан» музеен ачу идеясе белән уртаклашты. «Аны Җиңү монументы янында ясарга тәкъдим бар. Музейда мәктәп укучылары өчен хәтер һәм батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашулар үткәрә алачакбыз. Бүген беренче чиратта - патриотик тәрбия бирү», – диде ул.