Лениногорскида Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан автойөреш булды
Лениногорск шәһәрендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан автойөреш узды. Иң элек 6 машинадан торган колонна шәһәр ДОСААФыннан алып, автовокзалны, 4нче, 8нче мәктәпне үтеп, 12нче лицей яныннан узды.
Мәктәп территориясендә шарлар, дәүләт флагы тоткан укучы балалар шактый иде. Һәрберсе автойөреш колоннасын ихлас елмаю белән каршы алды. Үтеп киткән машиналар да тирә-якның тынычлыгын бүлеп, сигнал бирде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Шуннан соң автойөреш колоннасы Мәңгелек ут янына юл тотты. Автойөрештә катнашкан тыл хезмәтчәннәре, ветераннар, шулай ук укучылар Мәңгелек утка чәчәкләр куйды.
Шәһәрнең 6нчы мәктәп каршында да автойөрештә катнашучылар белән очраштылар. Шәһәрнең ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Россия Герое Дамир Исламовның батырлыгын искә алып, аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
«Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны, ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар», диелгән хәбәрдә.