Синоптиклар Татарстанның көнчыгышында яшен, яңгыр һәм көчле җил көтелүен кисәтте
Төш вакытыннан кичке җидегә кадәр Татарстанның көнчыгыш районнарында яңгыр һәм яшен көтелә, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Көчле җил чыгачак, көчәйгән вакытта аның тизлеге секундка 15-20 метр, ә кайбер урыннарда 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Моннан тыш, бөтен республикада, шул исәптән Казанда да, көчле яңгыр көтелә.