Көчләүдә гаепләп, алдап гариза язган хатын-кызны хөкем итәчәкләр
Казанда яшәүче бер хатын-кыз көчләүләре турында алдап гариза язган өчен суд каршына басачак, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, февральдә 27 яшьлек хатын-кыз 36 яшьлек танышыннан кием сатып алырга акча сораган. Ир-ат акча бирмәячәген әйткәч, хатын-кыз, үч итеп, полициягә көчләү турында гариза язарга киткән.
Ялган гаеп таккан өчен җинаять җаваплылыгы каралуы турында кисәтүләргә карамастан, ул уйлаган ниятеннән баш тартмаган.
Соңрак хатын-кызның күрсәтмәләренең ялган булуы ачыкланган. Җинаять эше судка җибәрелгән.