Казанда Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе була
22 майда Галиәсгар Камал театры бинасында язучы-прозаик, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе була.
ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә кичке җидедә башлана.