Уфада «Китап бәйрәме» халыкара ярминкәсендә Беларусь язучылары һәм нәшриятлары катнашачак
26-28 майда Уфада «Беларусь Язучылар берлеге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Александр Карлюкевич һәм «Беларусь» нәшрияты җитәкчелеге «Китап бәйрәме» дигән беренче Халыкара китап ярминкәсендә катнашачак. Очрашу Россия һәм Беларусь төбәкләренең Х форумы кысаларында узачак. «Башинформ» шул турыда яза.
Ярминкә кысаларында Мостай Кәрим, Заһир Исмәгыйлев һәм белорус авторлары Василий Быков, Янка Купала әсәрләрен беларус һәм башкорт телләрендә бастыру мөмкинлеге турында фикер алышачаклар. Бу хакта республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте. Шулай ук очрашуда ике республиканың Язучылар берлеге, Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты һәм «Беларусь» нәшрияты» арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул кую планлаштырыла.
«Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы сәүдә вәкиллеге карамагындагы республикалар вәкиле Климинның һәм Мәдәният министрлыгының уртак эше нәтиҗәсендә без Башкортстан белән Беларусьның мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеген киңәйтәбез. Кардәш республикада яшәүчеләр мәшһүр язучыларыбызның эшләрен лаеклы бәяләячәкләренә ышанам. Бу хезмәттәшлекнең нәтиҗәләрен без 26-28 июньдә Уфада узачак Россия һәм Беларусь төбәкләренең Х форумында тәкъдим итәчәкбез», – дип аңлатма бирде Маргарита Болычева.
«Башинформ» элегрәк «Китап бәйрәме» халыкара китап ярминкәсенең бөтен дөньядан килгән авторларга, нәшриятларга, китап кибетләренә һәм укучыларга тәҗрибә уртаклашырга һәм китап тарату өчен яңа мөмкинлекләр табарга мөмкинлек бирүен язган иде.
«Китап бәйрәм»дә зур нәшриятлар, китап кибетләре, модель китапханәләр, шулай ук язучылар, рәссамнар, драматурглар һәм сәнгать белгечләре катнашачак. Ярминкә кысаларында, яңа китаплар сатудан тыш, танылган әдәбиятчылар белән очрашулар, шулай ук яшь авторларның иҗаты белән танышу оештырылачак.