Татарстанда май бәйрәмнәрендә кырау төшәчәк
Май бәйрәмнәре көннәрендә һәм алдагы чәршәмбе көнне Татарстанда кырау төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм 7 май иртәсендә һава һәм туфракның -2 градуска, ә 8-10 май көннәрендә -5 градуска кадәр суынуы фаразлана.
Бүген кичке җидегә кадәр Татарстанның көнчыгыш районнарында яңгыр һәм яшен көтелә, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.