Тверь сервис һәм туризм көллиятендә Татар кулинариясе фестивале узды
Тверь шәһәренең сервис һәм туризм көллиятендә Татар кулинариясе фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көллият студентлары иртәдән үк үз эшенең осталары белән бергәләп берничә милли ризык (чәкчәк, пәрәмәч, зур бәлеш һәм татлы пироглар) әзерләде.
Шуннан соң чараның рәсми өлеше башланды: Тверь өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Марс Ибраһимов көллият студентларына фестивальдә катнашканнары өчен бүләкләр тапшырды.
Чарага Россия Тынычлык фондының Тверь бүлеге идарә рәисе Сергей Рогозин, Муниципаль милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Сергей Мамонов та килгән иде.
Рәсми өлештән соң мавыктыргыч викторина булды, шулай ук мәдәни программа тәкъдим ителде: кунаклар каршында Мәскәүнең «Нур» ансамбле һәм Тверь өлкәсе татарлары автономиясе ансамбле чыгыш ясады.