Сабада Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар
Бу көннәрдә Саба районында Җиңү көненә багышланган чаралар уза. Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрне дә Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында да «Георгий тасмасы» акциясе узды, өлкәннәрнең түшенә символик тасмалар беркетелде.
Фото: © «Саба таңнары»