Роспотребнадзор Россиядә һаваның пычрану дәрәҗәсе кимүе хакында хәбәр итте
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор), соңгы 10 елдагы тикшерү үрнәкләренә анализ ясап, илдә атмосфера һавасының сыйфатын тикшерде. Нәтиҗәдә, 2013-2022 елларда рөхсәт ителгән концентрация артып киткән пробалар өлешенең кимүе теркәлгән, диелә ведомство хәбәрендә. Бу хакта «Российская газета» яза.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, бу чорда шәһәрләрдә һаваны пычрата торган матдәләр күләме артып киткән пробалар өлеше – 1,4, авыл җирлекләрендә 1,2 тапкыр кимегән.
Шулай ук һаваны пычрата торган матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе артып киткән төбәкләр саны 72дән 68гә кадәр кимүе билгеләп үтелә.
Ведомствода искәртүләренчә, «Чиста һава» федераль проекты кысаларында Россиянең 12 шәһәрендә 67 химик матдәне күзәтүгә мониторинг үткәрә торган 38 пост булдырылган. Узган ел 210 меңнән артык тикшерү үткәрелгән, аларның 1,9 проценты гигиена нормативларына туры килмәгән.