Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2023

Татарча көрәш һәм кул көрәше турнирында хаҗга юллама отучы исеме билгеле

0
Татарча көрәш һәм кул көрәше турнирында хаҗга юллама отучы исеме билгеле

7 майда Чаллыда Татарстан Диния нәзарәте кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды.

Җирәбәдә кул көрәшендә һәм татар милли көрәшендә җиңүчеләр катнашты. Хаҗга юлламага кул көрәшендә 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Чаллы егете – 27 яшьлек Фаракшин Булат лаек булды. Ул кул көрәше белән 10 елга якын шөгыльләнә. Командалар арасындагы исәптә беренче урынга Чаллы командасы лаек булды. Икенчедә – Лаеш, өченчедә – Әлмәт. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россия һәм Татарстанның көрәш федерацияләре, Яр Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды.

Катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы имамнары һ.б. сәламләде.

Бәйге традицион рәвештә Аллаһының сүзе булган Коръәни-Кәрим аятьләре уку белән башланды. Зәй шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин Коръән укыды һәм дога кылды.

Турнирның ачылыш тантанасында спортчыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Нәзарәтнең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. Ул татар халкы тормышында көрәшнең урынын, дәрәҗәсен билгеләп, әлеге спорт чарасының төп максатларына тукталды.

«Урын алмаучылар, хаҗга юлламаны ота алмаучылар күңелләрен төшермәсеннәр, иң мөһиме – катнашу. Яшьләребезне спортка җәлеп итү буенча татарча көрәшнең әһәмияте бик зур. Башка ярышлардан аермалы буларак, бары намаз уку тәртипләрен белгән көрәшчеләр генә кертелә. Бу – яшьләрне һәм спортчыларны дингә тарту буенча бик зур эш булып тора», – дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт.

Турнирга спортчылар Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Татарстанның Актаныш, Арча, Зәй, Буа, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Кукмара, Теләче, Яшел үзән, Әгерҗе, Балтач, Мөслим, Алабуга, Чирмешән районнарыннан, хәтта Чувашия, Башкортстан, Карачаево-Черкесия республикаларыннан килде. Барлыгы 80гә якын спортчы катнашты.

Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узды, диелә хәбәрдә.

 





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о развитии столичного района Мнёвниковская пойма





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 308,9 тысячи детей в Московской области получают единое пособие


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин открыл приемное отделение Морозовской детской городской больницы



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Виктор Тепляков

Депутат ЗСК Виктор Тепляков принял участие в открытии форума «ПроТворчество» в Сочи




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Турнир по рукопашному бою в Солнечногорске собрал 250 спортсменов

"Евро-Футбол.Ру": "Спартак" летом купит форварда только в случае ухода Соболева

На Играх стран БРИКС выступят выпускники амурских спортшкол


Ролан Гаррос

Ига Свентек в четвертый раз выиграла Открытый чемпионат Франции по теннису



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Game News

Concord is skipping free-to-play and pulling a Helldivers 2 instead: $40 for the full game with all 16 heroes at launch



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России