Мөслимдә Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның истәлеген мәңгеләштерделәр
Татарстанның Мөслим районы Бүләк авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов бюстын ачтылар. Ул Бөек Ватан сугышының беренче елында ук герой исеменә лаек була һәм Ленин ордены, ә 1943 елда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Маннанов сәүдә техникумын тәмамлый, Чаллы сәүдә учреждениеләрендә эшли. Хатыны Җәмилә белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Өлкән яшьтәге пенсионер булуга карамастан, күп кенә иҗтимагый чараларда актив катнаша. Советлар Союзы Герое 89 яшендә вафат була, ул Чаллыда җирләнгән.
Бюстны ачу тантанасында район җитәкчелеге, ветераннар, яшь армиячеләр, авылдашлар һәм Маннановның туганнан туган сеңлесе Альбина Әбүбакирова катнашты.
Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сәламләү чыгышында бюстны урнаштыруга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.
«Бүген без баш өстендә тыныч күк йөзе кирәк булуын, балаларыбызның һәм безнең янәшәдәге барлык кешеләрнең тыныч йокысы кадерле булуын аеруча аңлыйбыз. Без бөек держава булдырган бабаларыбыз батырлыгы алдында баш иябез һәм хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурланабыз. Советлар Союзы Герое, якташыбыз Илдар Маннанов батырлыгы барыбызга да үрнәк. Геройга мәңгелек дан» - диде ул.
Илдар Маннановның сеңлесе абыйсы исемендәге мәктәп отрядларының эше һәм аның яхшы күңелле, ярдәмчел кеше, Ватанының чын патриоты булуы турында сөйләде. Моннан тыш, ул авылдашларына туганнан туган абыйсы истәлегенә хөрмәт өчен рәхмәт белдерде.