Миңнеханов Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә буенча дәүләт министры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә буенча дәүләт министры Тани Әхмәд Әл-Зәйүди белән очрашу үткәрде. Чара AIM Global 2023 инвестиция форумы мәйданында узды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында үсеш ала торган икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдәге хезмәттәшлек турында фикер алышты.
«Глобаль һәм төбәк көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча тыгыз координация хуплана, сәүдә һәм инвестиция хезмәттәшлеге үсә бара. Россия-Әмирлекләр товар әйләнешенең яхшы үсешен билгеләп үтәргә мөмкин. Бәяләүләр буенча, узган ел ул 6 млрд АКШ доллары тәшкил иткән һәм үсеш 10 проценттан арткан», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен үстерү өчен бөтен көчен куя. Республика делегацияләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә була, Әмирлекләр икътисади багланышларны үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе санала.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, якын арада Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең KazanForum Халыкара икътисади форумы узачак, анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең эшлекле даирәләре даими катнашучы булып тора. «Сезнең ил делегациясен быел да көтәбез», - диде ул.
Татарстан Рәисенең әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, булачак вакыйгада шәхсән үзе катнашырга һәм үз иле делегациясен җитәкләргә планлаштыра, аңа бизнесменнар һәм эшлекле структуралар вәкилләре керәчәк.