Үзбәкстанда вакытыннан алда президент сайлаулары көне билгеләнде
Үзбәкстанда президент сайлаулары вакытыннан алда булачак, ул 9 июльгә билгеләнде. Әлеге карарны Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев имзалады. Бу хакта РИА Новости аның Телеграм-каналындагы хәбәренә сылтама белән хәбәр ителә.
Моңа кадәр ул вакытыннан алда сайлау игълан итү мөмкинлеге бирә торган закон имзалады.
«Ил президентына яңартылган Конституциянең 128нче маддәсендә тәкъдим ителгән вәкаләтләрдән файдаланып, мин икенче мөһим карарга имза куйдым. Аның буенча, безнең илдә президент сайлавы вакытыннан алда узачак», - диде Мирзиёев парламент палаталары, сәяси партияләр, суд һәм башкарма хакимият органнары башлыклары, шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда.
Конституциягә дәүләт башлыгының вәкаләтләре срогын биш елдан җиде елга кадәр арттыру турында төзәтмәләр кертелгәннән соң, бу сайлаулар беренчесе була. Бу вазифаны ике ел биләгән Мирзиёев Конституция законы буенча кабат президент итеп сайланырга мөмкин.
Дәүләтнең беренче башлыгы Ислам Кәримов вафатыннан соң, чираттан тыш сайлауларда Мирзиёев Үзбәкстан президенты итеп беренче тапкыр 2016 елның декабрендә сайланды. Икенче сайлауларда хәзерге президент 2021 елның октябрендә җиңде, аның өчен сайлаучыларның 80,12 проценты тавышы биргән иде.