Янгында зыян күргән Эчкен татарларына ярдәм җыю штабы Конгресс бинасында ачылды
Ярдәмне бүген үк кабул итә башлыйлар.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Курган өлкәсендәге зур янгында зыян күргән Йолдыз (элеккеге исеме Эчкен) татарларына ярдәм җыю штабы ачылды. Штабны Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров җитәкли.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Данис Шакиров ярдәмне бүген үк кабул итә башлауларын әйтте. «Бүген, иртәгә һәм киләсе көннәрдә Башкарма комитет бинасына кем нәрсә алып килә, шуларны туплап барачакбыз. Иртәгә 9 май бәйрәме булуга карамастан, штабта кирәк-яраклар кабул ителәчәк. Дәфтәр булдырылды, аерым хезмәткәребез кабул итеп, язып тора. 10 май көнне төштән соң фура белән, матди ярдәмне берләштереп, кирәк-яракларны алып, гуманитар ярдәм җибәрәчәкбез», – диде ул.
Данис Шакиров сүзләренчә, ярдәм җыю башка шәһәрләрдә дә оештырылган. «Чит илләр өчен дә акчаны кемгә күчереп булганын конгрессның сайтында күрсәттек. Ярдәм Казанда гына оештырылмый. Җирле оешма җитәкчеләре белән төрле шәһәрләрдә дә аерым пунктлар булдырабыз. Халык битараф түгел. Сайтка кую, социаль челтәрләргә урнаштыру белән халык теләктәшлек белдереп, кирәк-яраклар белән дә, акчалата да ярдәм кулы суза», – диде ул вазгыять турында.
Бөтендөнья татар конгрессында ярдәм җыю штабының кайнар элемтәсе дә оештырылган. Ярдәм турында мәгълүматны 236-59-16 номеры аша белешеп була.
- Йолдыз (Эчкен) авыл тулысынча диярлек янып беткән. Янгында ким дигәндә биш кешенең һәлак булуы билгеле. Курган өлкәсендә татар авылы янган
- Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя