Чаллы мэры Наил Мәһдиев госпитальдә дәваланучы ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлады
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучы ветераннарны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Лысак белән сөйләште. Сугыш вакытында Валентин Иванович авиация частендә моторист булган. Ветеранга 96 яшь.
«Ул – барыбыз өчен дә батырлык һәм кыюлык үрнәге», – дип Наил Мәһдиев ветеранга Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен рәхмәт әйтте.
Ул Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән открытка һәм бүләк тапшырды.
94 яшьлек тыл хезмәтчәне Елена Гуреева бәйрәм уңаеннан шигырь сөйләде. Ветераннарга «Энергетик» мәдәният сарае артистлары концерт күрсәтте.