Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркына ретроавтомобильдә килде — видео
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында чәчәкләр салу тантанасында катнаша.
Чара уздырыла торган урынга республика җитәкчесе ретроавтомобильдә килде, машинаның тәрәзәсенә аның әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосы беркетелгән. Татарстан Рәисе шул рәвешле «Үлемсез полк»та катнашты. Акция Россиядә яңа форматта уза.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов туган абыйсының фотосын социаль челтәрләрдә урнаштырган иде. Исегезгә төшерәбез, Галимҗан Миңнеханов Бөек Ватан сугышы вакытында Көнбатыш фронтның 50нче стрелоклар дивизиясенең 359нчы стрелоклар полкында хезмәт иткән. 1941 елның 15 декабрендә 19 яшендә Мәскәү өчен сугышта һәлак булган.