Курган өлкәсендә янгыннарда һәлак булучылар саны 19 кешегә җиткән
Курган өлкәсендә зур янгыннарда 19 кеше һәлак булды, дип хәбәр итә ТАСС.
Агентлык мәгълүматлары буенча, тагын 13 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
Урал федераль округы территориясендә көчле янгыннар булуын «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Ут бик тиз җәелгән, дистәләгән гектар мәйдан урман янган, ә Йолдыз (Эчкен) дигән татар авылында 300дән артык йорт янып беткән.