Татарстанда бер ир-ат параплан белән егылып төшеп үлгән
Бүген көндез Зәй районында параплан һәлакәткә юлыккан. Бу турыда хәбәр полициядән килгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
Һава транспорты Якты Күл авылында академик Акатьев урамындагы төшкән.
Параплан белән 55 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул урында ук һәлак булган.