Чаллыда Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү традицион рәвештә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тантана шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашында узды. Фотолар автокала мэриясенең телеграмдагы каналында урнаштырылган.
Мәһдиев тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлады. «Без бүген татар халкының иң бөек вәкилләренең берсе – шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 78 еллыгын бәйрәм итү тантанасын ачабыз. Бу безнең барыбыз өчен дә истәлекле урын, чөнки Муса Җәлил иң кадерлесен – үз тормышын бирде», – диде ул һәм бер минутлык тынлык игълан итте.
Герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләрне Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары һәм укытучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре, ТР Дәүләт Советы һәм Чаллы шәһәр Советы депутатлары салды.
«Без Муса Җәлилнең дә, илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән барлык сугышчыларыбызның да истәлегенә баш иябез», – дип белдерде Мәһдиев.
Чаллыда бәйрәм чаралары шәһәрнең өч районда үтә.
Җиңү Парадында 15нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре катнашты. Чик буе гаскәрләре формасында В.Д.Поташов исемендәге техник колледж студентлары узды. 1943 елгы коры җир гаскәрләре формасында Казан федераль университетының Чаллы институты студентлары үтте.