Түбән Кама янында ике җиңел машина бәрелешкән, бер йөртүче зыян күргән
Түбән Кама районында кичә кич ике җиңел автомобиль катнашында авария булган. «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары шул турыда сөйләде.
Машиналар трассада, Олы Аты авылы янында бәрелешкән.
Юл һәлакәтендә бер машинаның 81 яшьлек йөртүчесенең аягы җәрәхәтләнгән.