Мөфти шәех Равил Гайнетдин Җиңү көне белән котлады
Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
«Кадерле Россия халкы һәм Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе илләрендә яшәүче ватандашлар!
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм бөтен дин әһелләребез исеменнән сезнең һәрберегезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!
9 Май – илебез һәм дөнья тарихының фаҗигале битләрен искә алу һәм хөрмәтләү көнебез. Без бу көнне үз илебез, гаиләбез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән горурланып каршы алабыз, янәшәбездә яшәүче ветераннарга һәм шул коточкыч сугыш балаларын хөрмәтлибез.
Без Аллаһы Тәгаләдән фашизм, нацизм, кешелеккә нәфрәт белән карау идеологиясе беркайчан да яңадан чыкмасын һәм кешелеккә куркыныч тудырмасын дип ялварабыз. Һәм безнең бүгенге дөньябызга гаделлек һәм иминлек килсен, халыклар арасында дуслык, татулык һәм үзара ярдәм бәйләнешләре ныгысын», – диелә мөфти шәех Равил Гайнетдин котлавында.