Татарстанда җиңел машина белән фура катнашындагы авариядә бер ир ат һәлак булган
Татарстанда җиңел автомобиль белән фура бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте Актаныш районында М7 трассасында булган. Бәрелешүдән соң йөк машинасы янга ауган.
Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 41 яшьлек йөртүчесе һәлак булган.